tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульянда татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу булды
Ульянда татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу булды

Ульянда татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу булды

Бүген Ульяновскиның Татар мәдәният Үзәге каршындагы Кол Гали мәйданында Ульяновск өлкәсендә һәм Татарстанда яшәп иҗат итүче язучыларның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу булды.

Традициягә әверелгән чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков та катнашты.

Очрашуга җыелган семберлеләрне ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Татар җәмәгатьчелеге җыелган җирдә Ульяновск татар язучылары Берләшмәсе әгъзасы, шагыйрь Фазылҗан Алиуллов, Ульяновск татар язучылары Берләшмәсе әгъзасы, шагыйрь Флорис Галимьянов һәм Ульяновск татар язучылары Берләшмәсе әгъзасы, шагыйрь Зөфәр Батыровка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук Татарстан кунаклары ислам үзәге, “Өмет” газетасының редакциясендә дә булдылар.  Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән   И.И. Халиков матур әдәбият китаплары да бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*