tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовка һәйкәл ачылды
Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовка һәйкәл ачылды

Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовка һәйкәл ачылды

Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка һәйкәл ачылды. Ул Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә «Биш каһарман» мемориаль комплексында урнаштырылган.

«Минем әти Сәгыйдулла Гази абыйның бертуган абыйсы. Гази абыйны хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәт. Аны искә алмаган кеше юк. Фронттан кайткан кешеләр аның янына баралар иде, ул бик ярдәмчел, тыйнак булган», — диде Гази Заһитовның туганнан-туган энесе (племяннигы) Рамил Заһитов.

Рамил абый сүзләренчә, Гази Заһитовны бүгенге көндә дә искә алу, зурлап һәйкәл кую — аның кешелекле булуын исбатлый. «Ул безнең татар каһарманы, чын горурлыгыбыз», — диде туганы.

Ул Башкортстан Башлыгы һәм Мишкә районы җитәкчесе, һәйкәлне ачуда катнашкан һәр кешегә рәхмәт әйтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гази Заһитов кебек каһарманнарның исемен истә тотарга кирәклеген әйтте. «Без алга таба да даими рәвештә яңа һәйкәлләрне ачачакбыз. Без мондый кешеләр турында яшь буынга сөйләргә тиеш. Геройларыбыз турындагы истәлек йөрәкләребездә саклансын иде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мәңгелек дан», — диде ул чыгышында.

«Без Бөек Ватан сугышы барган кырларда һәлак булучыларга баш иябез. Ачлык, ялангачлык ачысын татыган һәр кешене хәтердә тотачакбыз. Аларның каһарманлыгы, аеруча якташыбыз Гази Заһитов турында балаларыбызга сөйләячәкбез», — диде Мишкә районы администрациясе җитәкчесе Павел Трапезников.

Чыгышлардан соң кунаклар Гази Заһитов һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Мәңгелек ут янына килде. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Биш каһарман» комплексы Мишкә районында туган Бөек Ватан сугышының биш каһарманына багышлана. Экспозициядә Мишкә районыннан Советлар Союзы Геройлары — Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков, Егор Орсаев һәм халык Герое — Гази Заһитов турында бәян итүче китаплар белән танышып була.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*