tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары килде
Казанга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары килде

Казанга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары килде

Казанга Пермь краеның Барда районныннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары килде. Алар – Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы – Зинатулла картның оныклары.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эшлекле сәфәр кылганда башкалабызга чакырган иде.

Бүген, 20нче август көнне, “Таң” газетасының баш редакторы  Эльмарт Уразов,  Рафик Акманаев, Альфия Якупова һәм 9 яшьлек Динара Мөстакимова Бөтендөнья татар конгрессына килделәр һәм  “Дөнья студиясе”ндә тапшыруда катнаштылар.

Милләттәшләребез 3 көн дәвамында Казан һәм Татарстанның тарихи урыннары белән танышычак: Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә булачаклар, Яңа Кырлай, Кушлавыч, Өчиле авылларын, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен зиярәт итәчәкләр, шулай ук Иске татар бистәсе һәм Казан кирмәнендә экскурсия, Г.Тукай һәйкәлләренә чәчәк салу планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*