Асадуллаев йортының 100 елыгы уңаеннан Мәскәүдәге милләттәшләребез игътибарына Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакле тәкъдим ителәчәк. Музыкаль драма Татар мәдәни үзәге каршында эшләп килүче “Газиз” театр–студиясе тарафыннан сәхнәләштерелгән. Студиянең җитәкчесе һәм режиссеры – Тәнзилә Хөснетдинова. Төп рольләрнең берсендә татар җәмәгатьчеле арасында киң танылган башкаручы, Урал егете – Рөстәм Парижский.