tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  “Авылым чишмәсе”  конкурсы нигезләмәсе
 “Авылым чишмәсе”  конкурсы нигезләмәсе

 “Авылым чишмәсе”  конкурсы нигезләмәсе

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы белән берлектә  “Авылым чишмәсе”  конкурсын үткәрү турында

                                             НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. “ Авылым чишмәсе” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс) һәм “Татарлар” газетасы ( алга таба газета );
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;
1.4. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – татар авылларындагы чишмәләрне саклау һәм аларның төзеклеген күрсәтү.
2.2. Татар авылларында яшәүче, чишмәләрне төзекләндерүче, чистартып торучы  тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын үрнәк итеп,  аларның изге гамәлләрен күрсәтү.
2.3. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм “Татарлар” газетасын популярлаштыру.

  1. Конкурсның номинацияләре

3.1 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1. “Авылым чишмәсе” – (инстаграмда фотолар яисә видео урнаштыру, мәгълүмат бирү)
  2. “Авылым чишмәсе” – инша язу

3.2 Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар һәм Конкурсның Гран-при иясе билгеләнәчәк.

  1. Конкурста катнашучылар

4.1 Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала.
4.2 Конкурста катнашучы  “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, “Авылым чишмәсе” (инстаграм) номинациясендә авылындагы чишмәне фотога, яисә видеога төшереп җибәрергә тиеш. Фото, яисә видео астына чишмә белән бәйле кызыклы вакыйга, тарихы, чишмәне төзекләндерүчеләр хакында кыскача язарга кирәк. Видеода сөйләргә дә ярый.

  “Авылым чишмәсе” турында инша язу номинациясендә чишмә турындагы кызыклы язма җибәрергә кирәк.

4.3 Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, фотоларны һәм видеоны # конкурсавылымчишмәсе хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга тиеш.
4.4 “Авылым чишмәсе” темасына инша [email protected] адресы белән юлланырга тиеш.
5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче фотолар 5 тән дә ким булмаска тиеш. Ә видео 2 минуттан артмаска тиеш.
5.2 Конкурста катнашучы фотолар, яисә видео астына 10 җөмләгә кадәр ким булмаган мәгълүматны язарга тиеш. Чишмә кайсы авылда, районда, төбәктә икәнлеген күрсәтергә кирәк. Чишмәне төзекләндерүче аерым кешеләр булса, аларның да исем-фамилиясе күрсәтелә. Конкурста катнашучы текстны язганчы, иң башта,  үзенең исем-фамилиясен, кайсы район, авылдан булуын һәм яшен күрсәтергә тиеш. Бу таләпләр үтәлмәсә, конкурска җибәрелгән эш бәяләнми, төшеп кала.
5.3 Катнашучы фотоларны, яисә видеоны #конкурсавылымчишмәсе хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06,  аккаунтларына язылып, инстаграмга урнаштырырга тиеш.

5.4 “Авылым чишмәсе” темасына инша күләме басма хәрефләр белән язылган А4 форматында 2 (ике) биттән артмаска тиеш. Инша белән бергә язмада сүз барган чишмәнең сыйфатлы итеп төшерелгән фотосурәте дә булырга тиеш. Аны төзекләндергән аерым иганәче булса, аның да фотосурәте булуы сорала. Хезмәтләр [email protected] почтасына юлланырга тиеш.
5.5 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән конкурс эшләре каралмый.
5.7. Конкурска старт  2021 елның 30 нче августында бирелә. Ул  20 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
5.8. Конкурс җиңүчеләрен жюри сайлап ала. Җиңүчеләр исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 30 нчы сентябрьдә игълан ителәчәк. Нәтиҗәдә, Гран-при алган җиңүченең авылында “ХАЛКЫМ МИНЕМ” тапшыруы төшереләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү көне һәм  вакыты алдан хәбәр ителә.
5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына, шулай ук инстаграм битенә куярга хокуклы. Иншаларның лаеклыларын, фотолары белән бергә, “Татарлар” газетасында бастыру оештыручылар хокукында.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*