tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста “Татарча диктант” узачак
Апаста “Татарча диктант” узачак

Апаста “Татарча диктант” узачак

“Татарча диктант” Яз дөньякүләм белем тикшерү акциясе быел өч көн дәвамында узачак. 10 сентябрьдә диктант Татарстан күләмендә, 11 сентябрьдә Россия төбәкләрендә, 12нче сентябрь көнне читтә яшәүче милләттәшләребез өчен үткәреләчәк. Диктант язу вакыты – 11.00 сәгатьтә. Акциядә районда махсус теркәлгән мәйданчыкларда, шулай ук “ТНВ Татарстан”, “ТНВ Планета” каналлары трансляциясе аша да катнашып була.

“Быел районыбызда диктант 27дән артык мәйданчыкта узачак. Акциягә мәктәпләр, балалар бакчалары, “Сәләт” балалар иҗат үзәге, аграр көллият, район үзәк китапханәсе һәм мәчетләр дә кушылыр дип көтелә. Татар телендә белемнәрегезне тикшерергә теләсәгез, “Татарча диктант”ка рәхим итегез! Туган телебезне бергәләп саклыйк!

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*