tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медале белән татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары бүләкләнде
«Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медале белән татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары бүләкләнде

«Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медале белән татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары бүләкләнде

Калининград шәһәренең милләтара очрашулар үзәгендә «Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Калининград өлкәсе Губернаторы Указы нигезендә, әлеге бүләк өлкә иҗтимагый берләшмәләре вәкилләренә тапшырылды. 14 бүләкләнүчеләр арасында «Кардәшләр» Калининград  региональ иҗтимагый оешмасы да бар.

Бүләкләнүчеләр исемлегендә «Кардәшләр» оешмасына нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Сәлимә Абдулла кызы Яһудина Калининград өлкәсендә 1946 елдан бирле яши. Ул Багратионовск шәһәрендә лейтенант Фатыйх Кәримгә һәйкәлне яңартуда катнашты. Аның иҗатын популярлаштыру буенча чаралар үткәрде.

Элегрәк Сәлимә Абдулла кызы Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән иде.

«Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медале белән шулай ук татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары бүләкләнде: Мидхәт Мөлеков, Әмир Хәйруллин , Рәисә Журавлева, Халидә Әхмәдова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*