tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәдәни җомга” татарлар өчен милли тәрбия әсбабы чыгарган
“Мәдәни җомга” татарлар өчен милли тәрбия әсбабы чыгарган

“Мәдәни җомга” татарлар өчен милли тәрбия әсбабы чыгарган

Шушы елның октябрь аена билгеләнгән  Бөтенроссия халык санын алу татар халкы өчен зур сынау булачак. Илебездә яшәүчеләрнең саны һәм социаль-демографик халәте ачыкланганда татарларның хәле ничек күренер соң? Аларның яшәү шартлары, һөнәре, яшьлек-картлыгы, белеме белән беррәттән милли үзаң дәрәҗәсе әһәмиятле булачак.

“Мәдәни җомга” газетасы  быелгы җанисәпкә әзерлек уңаеннан дистәләгән саллы һәм гаять актуаль мәкаләләр басытырып чыгарды. Шулар арасыннан иң кызыклы язмалар “Мәдәни җомга” исеменнән чыгарылган 177 битле китапка кергән. Җанисәпкә әзерлек кысаларыннан нәшер ителгән  бу китап “Татар барда хәтер бар” дип атала.

Китапта басылган һәр язма татарлык ачкычы, милли үзаң формалаштыра торган әсбап булырлык. Г.Тукай, Дәрдмәнд, Н.Нәҗми, И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Р.Миннуллин, Разил Вәлиев, А.Хәлим, Г Морат, Л.Лерон һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләре,  Р.Фәхертдинов, Г.Исхакый, М.Гафури, Һ.Атласи, Ф.Әмирхан кебек әдипләрнең төпле фикерләре   белән ачылып киткән бу китапта татар халкы язмышына, көчле шәхесләрнең тормышына багышланган публицистик әсәрләр басылып чыккан.

Мондый күп кырлы, бай темалы язмалар кергән китапны бары тик мөстәкыйль фикерле газетаның редакциясе генә туплый аладыр! “Мәдәни җомга” ның баш мөхәррире Вахит Имамов үзенең “Байрагыбыз – татарлык!” дигән кереш сүзендә татар халкы тарихын тасвирлый: ” Меңьярым ел буена бер   дистәдән артык дәүләт тоткан милләт – Рәсәйдә бердәнбер, дөнья халкы безне “заманында  Җир шарын селкеткән бөек  милләт”, дип атау бик урынлы. Үлемсез “Кыйссаи Йосыф” әсәрен тудырган Кол-Гали шикелле бөек каләм ияләре җиһанда бик сирәк. Татар халкы алдагы гасырлар тудырган Мөхәммәдьяр, Кол-Шәриф, Мәүлә Колый, Утыз-Имәни, Габделҗаббар Кандалыйлары, атаклы Батыршасы, бүгенге Татарстан дәүләтенә башлап дәгъва кылган Садри  Максуди, Гаяз Исхакыйлары белән данлыклы. Мөселман дөньясында 27 яшендә үк үлемсезгә әверелгән Габдулла Тукай  белән янәшә куярлык бөек шагыйрь юк.”

Вахит Имамов татар милләтеннән булган батырларны, бөек шәхесләрне атый. Аларны туган телебез, милли горурлык берләштерә. “Кайсы гына төбәктә яшәсәк тә, безнең иман һәм тайпылышсыз кыйблабыз – ерак бабаларыбызга һәм газиз әти-әниләр рухына, газиз туган телебезгә тугрылык. Ата-ананы сайлап йә алыштырып булмаган шикелле, туган милләткә дә хыянәт итеп булмый. Безнең кояшыбыз, аебыз, һавабыз да милләт. Газиз балаларыбызга шушы рухны, шушы кыйбланы мирас итеп тапшыра алсак кына, Җир йөзе һәм  Аллаһ каршында безнең йөзебез чиста, намусыбыз  керсез көе калыр.”

Вахит Имамовның кереш сүзендә шундый өндәмә дә ясла: “Җанисәп вакытында шайтан коткысына бирелмичә, җаның-тәнең белән                                          татар булып  калу – безнең Кыйбла, изге бурычыбыз. Ике мең ел элек үк канат ярган безнең чишмә – мәңге кипмәс. Татар булып калыйк!”

РФ төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә, Бөтендөнья татар конгрессына керүче милли оешмаларга “Татар барда хәтер бар” китабы милли тәрбия әсбабы буларак хезмәт итәчәк.

 Римзил Вәлиев

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*