tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәүлид ән-Нәби уңаеннан Казан шәкертләре “Хозур” интеллектуаль уеннарында көч сынашты
Мәүлид ән-Нәби уңаеннан Казан шәкертләре “Хозур” интеллектуаль уеннарында көч сынашты

Мәүлид ән-Нәби уңаеннан Казан шәкертләре “Хозур” интеллектуаль уеннарында көч сынашты

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсе, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм Россия ислам институты шәкертләре Мәүлид ае уңаеннан “Хозур” интеллектуаль уеннарында көч сынашты. Викторина “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” форматында “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан оештырылды. Командаларга бүленеп көч сынашучы егетләр-кызлар Пәйгамбәр ﷺ сирасы, фикъһе, гакыйдә һәм Коръән фәннәре буенча сорауларга җавап бирде. Шәкертләрнең белемнәрен жюри буларак чакырылган остазлар бәяләде.

Мисал өчен, Россия ислам институты мөгаллиме Әмир хәзрәт Садыйков билгеләп үткәнчә, «Хозур» уены укучыларга институтта алган белемнәрен ныгытырга һәм ислам диненең кайбер яңа аспектларын өйрәнергә мөмкинлек бирде. Гомумән алганда, викторинада катнашучылар ислам гакыйдәсен белү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, сорауларга актив җавап бирделәр һәм әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты исеменнән барлык җиңүчеләргә, шулай ук интеллектуаль уеннарда катнашучыларга китаплар тапшырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*