tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 23 октябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы узачак
23 октябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы узачак

23 октябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы узачак

Иртәнге 9:00 сәгатьтән форумда катнашучылар (16 яшьтән 25 яшькә кадәрге 70 кеше) гамәлдәге проектларны камилләштерү белән шөгыльләнәчәк. Командалар үз идеяләрен URBAN TATAR халыкара интернет-радиосы, «Шаян ТВ» балалар телеканалы, «Ялкын» журналы, Татар КВН лигасы, татар телен өйрәнү буенча онлайн-клуб һ.б. проектларның вәкилләренә тәкъдим итәчәк. Иң яхшы идеяләрне алга таба эштә файдаланачаклар, җиңүчеләрне грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

VI Татар яшьләре форумының максаты – милли телгә карата кызыксынуны арттыру, талантлы яшьләрне ачыклау һәм заманча татар яшьләр проектларына бәйле актуаль проблемаларны хәл итү.

vestikamaza.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*