Бүген ТР Фәннәр Академиясендә XII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
2021 елгы бәйгенең финалистлары арасында Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты да булды.«Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә катнашып, БТК сайты II урынга лаек дип табылды. Дипломны Бөтендөнья татар конгрессы Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева алды.
Әлеге номинациядә I урын «Ватаным Татарстан» газетасы сайтына бирелде.