tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Үзәк Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Үзәк Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Үзәк Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты

Бүген Орехово-Зуево шәһәренең җәмигъ мәчетендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Үзәк Федераль округтагы татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты. Чарада шулай ук Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Рушан Аббясов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасының Россия Федерациясе тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Орехово-Зуево шәһәре Депутатлар Советы рәисе Татьяна Ронзина һ.б. рәсми затлар катнашты.

Очрашуның модераторы Мәскәү өлкәсе мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Мохтасаров булды.

Шулай ук чарада Zoom-конференция режимында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова да чыгыш ясадылар.

Үз чыгышында Васил Шәйхразыев әлеге форматтагы җыелышларны уздыру матур бер традициягә әйләнүен ассызыклады. Шулай ук Милли Шура рәисе Болгарда Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылачак чаралар буенча мөфтиләр Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Әлбир Крганов белән узган сөйләшүләр турында да әйтеп узды. Чыгышын тәмамлап Васил Шәйхразыев Мәскәү өлкәсе, Орехово-Зуево шәһәрендәге милли эшчәнлек күп оешмалар өчен үрнәк булуы турында да әйтеп узды.

Үз чиратында Мәскәү өлкәсе мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Мохтасаров Милли Шура рәисенең сүзен хуплап, иң беренче Мәскәү өлкә Сабан туе да нәкъ менә Орехово-Зуево шәһәрендә узуын искә төшерде.

Утырыш барышында җитәкчеләр 2023 елда Үзәк Федераль округы җыенын Касыйм шәһәрендә оештырырга планлаштырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*