tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ульяновск шәһәрендә Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты
Данис Шакиров Ульяновск шәһәрендә Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты

Данис Шакиров Ульяновск шәһәрендә Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Ульяновск өлкәсендә эш сәфәрендә. Исегезгә төшерәбез, кичә Сабан туен оештыру комитеты әгъзалары Ульяновскида бәйрәм узачак мәйданнарны карады. Бүген исә, әзерлек эшләре хакында сөйләштеләр.

Оештыру комитеты утырышын Ульяновск өлкәсе губернаторы урынбасары Игорь Эдель уздырды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров җыелыштагыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.  Милли бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләре хакында сөйләде.

Ульяновск өлкәсендә Федераль Сабан туе 17-18 нче июнь көннәрендә узачак. Төп мәйданнар инде билгеле. Беренче көнне шәһәр ипподромда ат чабышлары үтәргә тиеш. 18 нче июньдә Сабан туе. Бәйрәмне оештыруда Ульяновск өлкәсенә Татарстанның Түбән Кама районы ярдәм итәчәк. Утырышта район вәкилләре, шулай ук көрәш федерациясеннән җаваплы кешеләр катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*