tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Орехово-Зуево шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты
Васил Шәйхразыев Орехово-Зуево шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев Орехово-Зуево шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның Мәскәү өлкәсенә сәфәре дәвам итә. Бүген ул Орехово-Зуево каласына килде. Биредә Үзәк федераль округта эшләп килүче татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу уза.

Әлеге чарага кадәр Милли Шура рәисе шәһәрнең Җәмигъ мәчете белән танышты. Гыйбадәт йорты үз ишекләрен 2001 нче елның июнь аенда ача. Биредә Татар ислам мәдәни үзәге һәм мәдрәсә эшли. Васил Шәйхразыевка мәчеттә алып барылган эшләр хакында сөйләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*