tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыстыбый, калфак, түбәтәй…
Кыстыбый, калфак, түбәтәй…

Кыстыбый, калфак, түбәтәй…

23 гыйнварда Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә балалар һәм өлкәннәр өчен кыстыбый пешерү һәм калфак, түбәтәй чигү буенча остаханәләр уздырылды. Чын милли бәйрәмгә әйләнгән әлеге чарада татар телен өйрәнүче балалар, өлкәннәр, милли хәрәкәт активистлары, ансамбльләр әгъзалары катнаш­ты.

Бу көнне милли костюмлы, калфаклы курчаклар күргәзмәсе эшләде. Курчакларга киемнәр тегү белән Әлфирә Әгъзамова, Зөһрә Сәләхиева күптән шөгыльләнәләр. Алар тамашачыларны татар халкының милли киемнәре тарихы белән таныштырдылар, түбәтәй, калфакларны чигү үрнәкләрен күрсәттеләр. Олысы-кечесе матур сәйләннәр белән калфак-түбәтәйләрне чигеп карадылар. Ә иң кызыгы кыстыбый пешерү булды. Һәр бала үзенә бер кыстыбый пешерде. Катнашучылар халкыбызның яраткан уеннарын уйнадылар, җыр-бию белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә үткәрелә торган татар теле дәресләре якшәмбе саен көндезге 12.00 сәгатьтә башлана. Дәресләр балалар һәм өлкәннәр өчен аерым уздырыла. Барлык сорауларны Роберт Рыбаковка бирә аласыз: 8-950-812-48-48.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*