tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы утырыш уздырды
Түбән Новгород өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы утырыш уздырды

Түбән Новгород өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы утырыш уздырды

20 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы утырышында район бүлекчәләренең җитәкчеләре, өлкә татар автономиясе оештырган төрле конкурсларда җиңүчеләр – 30 дан артык ханым җыелган иде. Алдан сөйләшенгәнчә, барысы да диярлек милли камыр ашлары пешереп килде һәм алардан матур күргәзмә эшләдек, дип хәбәр итә “Ак калфак” оешмасы әгъзалары.

Нәрсә генә юк иде анда – күптермә, кыстырма, пәрәмәч, умак, төрле эчлекләр белән бәлешләр, матур итеп бизәлгән тортлар, әлбәттә, казы, ди ханымнар.  “Сәрбиназ” фольклор төркеме җитәкчесе Наилә Кинзябаева (Татар Моклокасы) бәлешенең өстенә кремнан ак калфак та эшләп куйган.

Шулай ук Кочко-Пожар, Уразавыл, Сафаҗай балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең конкурсларда җиңү яулаган кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган.Гадәттәгечә, иӊ актив 10 хатын-кызга ак калфаклар да бүләк ителгән. Һәр район вәкиленә ниндидер бер татар халык уены әзерләп килергә әйтелгән була һәм кызлар үзләре үк оештырган каеш сугу, резинка сикерү, итек бәрү, җәза бирү уеннарында барысы да бик теләп, актив катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*