tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Рудольф Нуриев турындагы фильмның ретро-премьерасы була
Башкортстанда Рудольф Нуриев турындагы фильмның ретро-премьерасы була

Башкортстанда Рудольф Нуриев турындагы фильмның ретро-премьерасы була

17 мартта Башкортстан опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев катнашындагы «Венеция. Карнавал. Любовь» нәфис фильмының уникаль ретро-премьерасы була. Чара бөек биюченең туган көн хөрмәтенә «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проектының төбәк этабы һәм «Нуриев көннәре» кысаларында уза. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Венеция. Карнавал. Любовь» фильмын 1981-1982 елларда Италия кинорежиссеры Марио Ланфранки төшергән. Ул Рудольф Нуриев катнашындагы документаль һәм нәфис фильмнар арасында аерым урын алып тора.

Картина киноархивларда 40 еллап югалып торган һәм Россиядә беркайчан да күрсәтелмәгән. Фильм «Нуриев сезоннары» оештыручылары тарафыннан табылган, торгызылган һәм рус теленә тәрҗемә ителгән.

«Нуриев сезоннары» ачылу тантанасында Рудольф Нуриевны шәхсән белгән сәнгать эшлеклеләре хөрмәтле кунаклар булыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*