tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” театрының Казанга гастрольләре кичектерелә
“Нур” театрының Казанга гастрольләре кичектерелә

“Нур” театрының Казанга гастрольләре кичектерелә

Театр җитәкчелеге бу хакта социалҗ челтәрдәге төркемендә хәбәр итте. “Кызганычка каршы, эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының 24-27 февральдә Казан шәһәренә планлаштырылган гастрольләре 2022 елның 10-13 ноябренә күчерелә,” -диелә анда.

Тамашачылар Камал театрында 10 ноябрьдә – “Фатыйма”, 11 ноябрьдә – “Хыял йорты”, 12 ноябрьдә – “Бер мәл шәһәрдә”, 13 ноябрьдә – “Галиябану”, 11-12 ноябрьдә “Көлмәгез мин үләм” спектакльләрен карый алачак. Билетларны кичектерелгән даталарга кулланырга, яисә сатып алган урыннарга тапшырырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*