tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Советлар Союзы Герое, легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел
Советлар Союзы Герое, легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел

Советлар Союзы Герое, легендар татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлангач үзе теләп фронтка китә. Ленинград һәм Волхов фронларында «Отвага» дигән фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Җәлилнең әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләре» дигән шигырьләр җыентыгы аны бөтен дөньяга танытты.

Муса Җәлил 1944 елның 25 августында фашистлар тарафыннан  үтерелә.

Бүген илебезнең төрле шәһәрләрендә Муса Җәлилне искә алу чаралары оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*