2 март көнне Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге татар гимназиясендә күренекле тарихчы, милли сәясәтче, мәгърифәтче, золым корбаны Һади Атласиның тууына 145 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар булды. Бу милли җыенга Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Әгерҗедән татар зыялылары, галимнәр, язучылар, мәгариф хезмәткәрләре килгән иде. “Һади Атласи мирасы һәм милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишү юллары” дигән темага тарихчылар Алсу Мөхәммәтдинова, Искәндәр Гыйләҗев, Фәүзия Бәйрәмова, галим Әнвәр Шәрипов, мәгърифәтче Камәрия Хәмидуллина, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров, Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге музей җитәкчесе Диләра Гыймранова, Иж- Бубый мәдрәсәсе мөдире, Татарстан мәгариф министрлыгы вәкиле һәм башкалар чыгыш ясады. Татар тарихын укытуның милли аңны тәрбияләүдә тоткан урыны, тарихны шәхесләр язмышы аша җиткерү, шул чор шәхесләре әйткәнчә эшләү, мәктәп дәреслекләренең теле, мәктәпләрдә барлык фәннәрне татарча укытуга ирешү мәсьәләсе һәм башка проблемалар тикшерелде. Бу семинарга Бөгелмә шәһәреннән һәм авылларыннан татар теле һәм тарих укытучылары да чакырылганлыктан, укучыларда милли аң тәрбияләүдә укытучының роле турында да ассызыклап әйтелде. Семинарга килүчеләр шулай ук Һади Атласи турында да күп яңа мәгълүмат алдылар, аның гаять бай музее белән таныштылар.
Алга таба бу истәлекле чара Татар мәдәният үзәгендә дәвам итте. “Тарихны барлаганда” дип аталган әдәби- музыкаль кичәдә Һади Атласи исемендәге бүләкләрне тапшыру булды. Быел “Мәгърифәтче” исеменә галим һәм язучы Әнвәр Шәрипов ( Чаллы) һәм милли мәгариф алдынгысы Камәрия Хәмидуллина ( Казан) лаек булды. Моннан тыш “Шәфәгать иясе”, “Фидакарь укытучы”,”Иҗтиһатлы укучы” бүләкләрен тапшыру да булды. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров та Бөгелмә милләтпәрвәрләренә зур бүләкләр алып килгән иде. Ул эшмәкәр Хәмзә Мотыйгуллинга һәм татар конгрессының Бөгелмә бүлекчәсе рәисе Руслан Җәләевка, милләт алдында күрсәткән зур хезмәтләре өчен, конгрессның медален тапшырды. Татар конгрессының рәхмәт хатларына да күп милли зыялылар лаек булды.
Хәтер кичәсендә чыгыш ясап, язучылар Вахит Имамов һәм Ләбиб Лерон бүгенге көндә халкыбыз өчен милли тарихны белүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын сөйләделәр. Ә татар халкының дөрес тарихы бүген алар җитәкләгән ” Мәдәни җомга” газетасында һәм ” Безнең мирас” журналында киң яктыртыла. Мәржани исемендәге Тарих институны галимәсе Ләлә Мортазина да милләтне саклап калуда үз тарихыңны белүнең ни дәрәҗәдә әһәмияте икәнлеген сөйләде, бу юнәлештәге хезмәтләрне әйтте.
Кичә Флюра ханым Шәрипова җитәкләгән “Изхар” халык театрының Рабит Батулла әсәре буенча куелган “Кичер мине, әнкәй” спектаклен күрсәтү белән тәмамланды.
Соңыннан милли җыенда катнашучылар Атласовчылар истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.
Бу җыенны Һади Атласи исемендәге иҗтимагый фонд һәм Бөтендөнья татар конгрессы уздырды. Хәйрия фонды җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәммәтдинова аны югары дәрәҗәдә оештырды. Алга таба мондый фәнни- гамәли җыеннарны башка тарихи шәхесләргә дә багышлап уздырырга килешенде.
“Тарихи- мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.