ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Минскида икенче Халыкара фәнни-туган якны өйрәнү конференциясе үтә
Минскида икенче Халыкара фәнни-туган якны өйрәнү конференциясе үтә

Минскида икенче Халыкара фәнни-туган якны өйрәнү конференциясе үтә

22 апрельдә Минск шәһәрендә икенче Халыкара фәнни-туган якны өйрәнү конференциясендә катнашучыларны каршы алдылар.

Минск шәһәренең җәмигъ мәчетендә туган якны өйрәнүчеләр белән Белорус Республикасы мөселман дини оешмасы җитәкчесе, мөфти Абу-Бекир Шабанович, “Чишмә” татар-башкорт мәдәни мирасы оешмасы җитәкчесе Эльвира Левшевич, җирле татарлар күреште.

Алга таба туган якны өйрәнүчеләр Ивьев районы буенча”Ике сугышның эзләре” дип аталган экскурсия ясадылар, Бакшты авылының “Туганнар каберлеге” нә чәчәкләр салдылар.

Милләттәшләребез Белорус Республикасында 30 апрельгә кадәр булачаклар, программада экскурсияләр, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, биредә гомер итүче милләттәшләр белән очрашулар каралган.

Рәфилә Рәсүлева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*