Татарстан Республикасының Баулы районы, Яңа Чүте төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары ” Татарча диктант” бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылдылар.
Текстны туган тел укытучысы Гүзәл Рим кызы әйтеп яздырды. Катнашучылар башта шагыйрьнең “Туган тел” шигырен, аннан “Бәхет” дип аталган текстны яздылар.
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе дип аталса да, иң беренче чиратта, ул – берләштерү факторы. Бу – төрле төбәкләрдә, Татарстанда татар бәйрәме буларак кабул ителә торган акция”, – диелә хәбәрдә