Бүген «Татарча диктант» дөньякүләм белем бирү акциясе Казан дәүләт энергетика университеты мәйданчыгында да узды. Чара башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Казан дәүләт энергетика университетында булды. Акция алдыннан ул уку йортының беренче проректоры Александр Леонтьев белән очрашты. Алар татар телен популярлаштыру һәм студентларны милли мохиткә җәлеп итү юллары турында фикер алыштылар. Данис Шакиров техник югары уку йортында телне саклауга бирелгән зур игътибар өчен Александр Леонтьевка рәхмәтен белдерде һәм алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү буенча конкрет адымнар билгеләнде.
Белешмә: Быел “Татарча диктант” 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырыла. 24 апрельдә диктантны Татарстанда, 25 апрельдә Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә язалар. Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, журналистлар, иҗат кешеләрен генә түгел, татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләре дә катнаша ала.
Акция Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша кала.