tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Садыйков: «Салават күпере» балалар өчен интерактив китаплар эшли башлады
Шамил Садыйков: «Салават күпере» балалар өчен интерактив китаплар эшли башлады

Шамил Садыйков: «Салават күпере» балалар өчен интерактив китаплар эшли башлады

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Салават күпере» редакциясенең балалар өчен беренче тапкыр интерактив китаплар чыгара башлавын әйтте.

«Салават күпере» редакциясе зур эш алып бара. Күпчелек журналларыбыз озын гомерле, чөнки актуальлекне югалтмый. Җыелган материалларны туплап кына калмадык, яңадан дөньяга чыгарырга булдык. Хәзер интернет заманы булса да, дөньяны өйрәнү китап белән бергә бара. Гаиләсе булган кешеләр минем белән килешер: бала барыбер китапны куллана», — диде ул «Татар-информ”да матбугат очрашуында.

Шамил Садыйков фикеренчә, бала үскән вакытта дөньяны китап-журналлар ярдәмендә татар телендә таныса, аның телгә мәхәббәте, телне өйрәнергә теләге була. «Шуның өчен күп итеп файдалы, телне һәм көнкүрешне өйрәнер өчен дистәләгән китап әзерләдек. Күпчелек китаплар — интерактив», — дип искәртте ул.

«Салават күпере» журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина китапларны әзерләү эше ярты ел элек башланганын әйтте. «Барлыгы 10 китап әзерләнде. Китапларның һәрберсе гади генә басма түгел, ә күптармаклы мультимедиа чарасы булуы белән кызыклы. Аларның гомуми тиражы 18 меңгә якын.

Китаплар турында белешмә: «Күңелле әлифба» — 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга җайлы татарча әлифбаны өйрәтү өчен нәшер ителгән китап. Төсле рәсемнәр, зур хәрефләр, кызыклы шигырьләр, ябыштыргычлар, мавыктыргыч биремнәр, язу күнекмәләре бар. Китапта бирелгән qr-кодлар аша үтеп, күңелле әлифба иленә сәяхәт тә итәргә мөмкин.

«Кыргый хайваннар», «Йорт хайваннары», «Антарктида хайваннары» буягычлары сериясе балаларны хайваннар дөньясы белән таныштыруда алыштыргысыз ярдәмче. Бу китаплар гади генә буягычлар түгел, һәркайсында ябыштыргыч рәсемнәр һәм хәрефләр бар. Алар ярдәмендә бала хайваннарны табигый төсләрендә буярга өйрәнә, татарча атамаларын махсус ябыштыргыч хәрефләр белән җыя, qr-код аша мавыктыргыч видеолар карый.

«Бәйрәм белән!» — балалар өчен мавыктыргыч открыткалар җыелмасы. Ул буягыч-открыткалардан гыйбарәт. Бала аларны үзенчә буйый, махсус урынга теләкләрен яза, открыткадагы үзенчәлекле котлау шигырен укый, кадерле кешесенә үз куллары белән бүләк ясый. Открытканың махсус кәгазе аңа каләмнең төрлесе белән язарга мөмкинлек бирә.

«Җиләкле әкият», «Тиктормас Пин», «Нәни болыт», «Дус кирәк» — нәниләр өчен татар һәм рус телләрендә әкиятләр сериясе. Һәр китап аерым темага багышланган. Мисал өчен, «Тиктормас Пин» — Антарктидада яшәүче хайваннар турында, «Җиләкле әкият» — балаларны әкият аша төрле җиләк-җимешләр белән таныштыра. Уенчык формасындагы китаплар баланың әйләнә-тирә турындагы белемнәрен арттыра, телен яңа сүзләр белән баета.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*