tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир шәһәрендә татар чәе кичәсе узды
Владимир шәһәрендә  татар чәе кичәсе узды

Владимир шәһәрендә татар чәе кичәсе узды

13 март көнне Владимирда Яшьләр мәдәният йортында татар чәе кичәсе узды. Чарага 94 кеше килгән иде.

Кичә 4 блоктан торды:

1) татар диктанты. Барысы да яздылар. Кичә дәвамында диктантчылар “5”гә язучыларны тикшереп, бүләкләделәр.

2) “Муса Җәлил саннарда”. Бу блок шагыйрь иҗатына багышланган иде.
3) әти-әниләрне, әби-бабайларны 23 февраль һәм 8 Март белән котлау. Бу блок 6-12 яшьлек балалар арасында конкурс рәвешендә узды.
4) уеннар һәм биюләр.

Кичә дәвамында “Мирас” иҗади студиясе җырлары белән сөендерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*