tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасына нигез салган хатын-кызлар Бөтендөнья татар конгрессына килде
“Ак калфак” оешмасына нигез салган хатын-кызлар Бөтендөнья татар конгрессына килде

“Ак калфак” оешмасына нигез салган хатын-кызлар Бөтендөнья татар конгрессына килде

Казанда Региональ “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының 30 -еллык юбилеена багышланган чаралар уза. Бүген ханымнар Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштылар.

Конгресс бинасында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу үткәрелде.

Васил Шәйхразыев хөрмәтле кунакларны сәламләп, аларга “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеген башлап җибәргән өчен рәхмәтләрен җиткерде.

-Бер күрешү – үзе бер гомер, дип әйткән татар халкы. Бүгенге очрашу – безнең өчен зур вакыйга һәм зур бәхет. Безнең максатыбыз  – һәрбер татар гаиләсенә милләтебез, телебез, динебез турында сөйләү. Һәр буынның бурычы – милләт алдындагы җаваплылыкны тоеп яшәү. Сез бу юнәлештә гаять зур хезмәт куясыз, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, озак еллар дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе булган Индус Таһиров та бүгенге кунакларга үз иһтирамын белдерде.

-Сез булмасагыз, без уңышка ирешә алмас идек. Конгрессны күтәрүдә, аның эшчәнлеген башлап җибәрүдә сезнең өлешегез зур, – дип сөйли ул.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына нигез салучы Роза Туфитуллова да оешма эшчәнлегенә  “Узган 30 ел дәвамында “Ак калфак” татар халкының рухи бишеге булды,” – дигән бәя бирде.

Җылы очрашу Бөтендөнья татар конгрессының медален һәм Рәхмәт хатларын тапшыру, күп еллар күрешмәгән шәхесләрнең бер-берсенә җиткерәсе рәхмәт сүзләрен әйтү,  моңлы җырлар башкару белән төгәлләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*