tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда танылган шәхесләрнең портретларын ясаган Гөлсем Хаҗиеваның күргәзмәсе ачылды
Казанда танылган шәхесләрнең портретларын ясаган Гөлсем Хаҗиеваның күргәзмәсе ачылды

Казанда танылган шәхесләрнең портретларын ясаган Гөлсем Хаҗиеваның күргәзмәсе ачылды

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Евразия рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Татарстанның мәдәният өлкәсе шәхесләре һәм җәмәгать эшлеклеләре ясалган портретлар, табигать рәсемнәре урын алган.

Гөлсем Хаҗиева Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның халык артистлары Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Гүзәл Уразова, Нәҗибә Ихсанова, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова һ.б. шәхесләрнең портретларын ясаган.

«Портретларны фотоларга карап ясыйм. Рәсем осталыгына озак өйрәндем. Әти балта остасы булды, өч ел Бөек Ватан сугышында катнашкан, күрәсең, сәләт әтиемнән күчкәндер. Балачагымнан рәсем ясап үстем, түгәрәкләргә йөрдем. Рәсем дәресләрен ярата идем. 1970 елларда сәнгать мәктәбе булмагач, рәсем юнәлеше буенча профессиональ белем ала алмадым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гөлсем ханым рәсем белән дүрт ел элек 59 яшендә шөгыльләнә башлавын әйтте. «17 яшемнән элемтәче булып эшләдем. Олы кешеләр өчен рәсем мәктәбе барлыгын белеп алдым да, дус кызым белән барырга булдык. Унбер дәрес алдым, алга таба интернеттан рәсем дәресләрен ала башладым. Михаил Саттаров, Надежда Ильина кебек рәсем осталарының видеоязмаларын карап, рәсем ясарга өйрәндем», — диде ул.

«Бу кешеләрне яратам, алар миңа барысы да якын. Гүзәл Уразованың портретын үзенә күрсәткән идем, бик ошатты, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Айдар Фәйзрахманов та үзенең социаль челтәрдәге битенә мин ясаган портретны куйды. Портрет кына түгел, табигатьне дә ясарга яратам. Табигатькә чыгып, урман, ат күренешләрен рәсемгә төшердем. Зур картиналарны бер ай, портретларны ике атна ясыйм», — ди ул.

Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева рәссамның һәр эшендә тирән эчтәлек бар дип саный. «Һәр рәсемдә кешенең тарихын, тормыш юлын күреп була. Күргәзмә яшь буынга зур үрнәк. Күргәзмә 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу рәссамның беренче проекты», — диде ул.

Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев портретларның нөсхә фотографияләргә йөз процент охшашлыгын әйтте. «Сурәт аша без шәхеснең холкын, психологиясен күрә алабыз. Шәүкәт Биктимеровның үзе белән сөйләшкән кебек булдым. Гөлсем ханым портретларга йөрәген салып, холыкларын да чагылдырырга тырышкан. Рәсемнәр дәреслекләргә дә керер», — диде каллиграф-рәссам Нәҗип Нәккаш.

Америкадан кайткан татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова фикеренчә, хатын-кызлар арасыннан көчле иҗатчылар чыга. Без бала тәрбияләп кенә калмыйбыз, дөньяга гүзәллекне дә күрсәтә беләбез. Мәдәниятебезнең үсеше өчен зур өлеш кергән», — ди ул. Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина портретларда төшкән шәхесләр туганнарының рәссамга әйткән рәхмәтләрен җиткерде.

Гөлсем Хаҗиева барлыгы 150дән артык картина ясаган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*