tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә шигырь бәйрәме узды
Ульяновск шәһәрендә шигырь бәйрәме узды

Ульяновск шәһәрендә шигырь бәйрәме узды

Габдулла Тукай туган көне алдыннан Ульяновскида шигырь бәйрэме уздыру матур бер язгы гадәткә керде. Быел семберлеләргә шигьри очрашуга шагыйрь, Муса Җәлил исемендэге премия лауреаты Рәмис Аймәт һәм татар язучыларының С.Сөләйманова бүләге лауреаты , шагыйрь Рифат Җамал килде.

«Бердәмлек» милли китапханәсенең уку залына укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм шигырь сөючеләр җыелды. Кунаклар тамашачыларга үз шигырьләрен укыдылар, сорауларга жавап бирделәр. Өлкә татар автономиясе рәисе Казан язучыларына Сембер шагыйрьләре Җәмилә Мифтахова, Гакыйль Сәгыйровларның Ульяновскида басылган китапларын бүләк итте. Бу көнне теләгән кешелэр Казан язучыларының автографлары язылган китапларны да алу бәхетенәэ иреште.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*