tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле
«Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле

«Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле

Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә йомгак ясадылар. Гран-прига Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Әдилә Мусина лаек дип табылды.

Катнашучыларны поэзия, проза, драматургия һәм журналистика номинацияләре буенча бәяләгәннәр. Татарстан һәм Россиянең 7 субъектыннан 747 эш тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар – 44 кеше булган..

«Иҗат белән шөгыльләнгән кеше башкалардан аерылып тора. Алар арасыннан берничә язучы, шагыйрь чыга икән, бу инде ярышның дөрес булуын, аның файдасы турында сөйли. Иҗат итү – авыр хезмәт. Табигый талант та булырга тиеш, ләкин аның белән генә ерак барып булмый. Аның өчен укырга, өйрәнергә һәм язарга кирәк», – диде җиңүчеләрне котлап Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Ркаил Зәйдулла бәйгедә жюри булып катнашуын да әйтте. «Җиңүчеләрнең шактыен танып, укып беләм», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*