tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мариупольдә Сөләйман солтан исемендәге мәчеттә Ураза бәйрәме узды
Мариупольдә Сөләйман солтан исемендәге мәчеттә Ураза бәйрәме узды

Мариупольдә Сөләйман солтан исемендәге мәчеттә Ураза бәйрәме узды

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Ураза бәйрәме көнендә, 2 майда, Сөләйман солтан исемендәге Мариуполь Җәмигъ мәчетенә җыелды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасы белән бәйрәм намазын Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Рушан хәзрәт Таиров үткәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте – Донбасс мөхтәсибәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагин Аллаһ йортына җыелган мөселманнарга Россия мөселманнары башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды.

«Мариупольгә Россия мөселманнары исеменнән гуманитар ярдәм китерелде, аны мөселманнарга да, баш милләт вәкилләренә дә тараттылар. Мөселман өммәте бердәмлеге белән көчле», диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*