tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры артистлары «Күпкырлы Тукай» дигән перформанс тәкъдим иттеләр
Кариев театры артистлары «Күпкырлы Тукай» дигән перформанс тәкъдим иттеләр

Кариев театры артистлары «Күпкырлы Тукай» дигән перформанс тәкъдим иттеләр

«Черек күл» паркында Г.Кариев исемендәге театр артистлары «Күпкырлы Тукай» әдәби-хореографик перформансын тәкъдим иттеләр. Чара татар шагыйренең тууына 136 ел тулуга багышланган иде.

Перформанс вакытында Габдулла Тукайның шигырьләре, шулай ук актерларның үзләре язган әсәрләре яңгырады. Алар тамашачыларга шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына булган мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр һәм Габдулла Тукайга хат яздылар. Декорацияләр итеп татар шагыйренең фотосурәтләре һәм шигырьләре төшерелгән зур кублар кулланылды.

Куелышның режиссеры – Эльдар Гатауллин, хореографы – Елена Музеева. Кариев театры режиссеры сүзләренә караганда, перформанска әзерлек ике атна барган. Беренче тапкыр «Күпкырлы Тукай» тамашасы 24 нче апрельдә Г.Кариев исемендәге театр сәхнәсендә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*