“Дөнья” студиясендә кунакта Иркутс өлкәсенең Чуна районыннан килгән актив милләттәшебез – Фәндия Дәүләтхуҗина. Тапшыруда ул үзләрендә халык көче белән төзелә торган мәчет эшләре, Чуна бистәсендә алып барылган җәмәгать эшләре, татарлар тормышы хакында сөйли.