tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман киноклубының яңа сезоны башланды
Казанда мөселман киноклубының яңа сезоны башланды

Казанда мөселман киноклубының яңа сезоны башланды

Казанда мөселман киноклубының яңа сезоны старт алды. Кичә беренче очрашу узды: яшьләр фильм карау өчен Кабан арты мәчете чатырына җыелды. Фильм “фикер йөртүчеләр өчен” өчен дип сайлап алынды, ул тәмамланганнан соң тәэсирләрен уртаклашу өчен бәхәс оештырылды. “Киноклуб”ка  50-гә якын егет һәм кыз килде.

Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сүзләренә караганда, виртуаль аралашулар популяр булуга карамастан, яшьләр җанлы очрашуларны зарыгып көтеп ала. “Киноклуб – бүгенге көн күзлегеннән чыгып, аралашу, аерым темалар буенча фикер алышу, карала торган фильмнарда күтәрелгән проблемаларны бергәләп чишү юлларын эзләү өчен бик файдалы мәйданчык. Шуңа күрә бу проект яшьләр арасында зур популярлыкка ия һәм ул бик кирәк”, – дип әйтте ул.

Мөселман киноклубының җәйге сезоны үз эшен сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк һәм яшьләрне яңа кызыклы фильмнар белән сөендерәчәк. Очрашу урыны һәм вакыты – һәр айның икенче һәм дүртенче сишәмбесендә 18.30 сәгатьтә, Кабан арты мәчете чатырында.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*