tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җомга көнне Казанда дүрт урында Сабан туена бүләк җыялар
Җомга көнне Казанда дүрт урында Сабан туена бүләк җыялар

Җомга көнне Казанда дүрт урында Сабан туена бүләк җыялар

Җомга көнне, 17 июньдә, Казанда дүрт урында Сабан туена бүләк җыелачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Казан һәм Татарстанның ресторатор һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов әйтте.

«Авыл җирлегендә Сабан туе бүләк җыюсыз узмый. Атка арба җигеп, милли бизәкле сөлге, яулыклар белән бизиләр дә, авыл буйлап һәр йортка туктап, бүләк җыялар. Авыл халкы шулай үзеннән өлеш кертә. Бу традициянең шәһәргә дә күчүен теләп, без дүртенче ел рәттән Казанда бәйрәм үткәрәбез. Елдан-ел шәһәр халкы һәм җитәкчеләр бүләк җыюда активрак катнашып килә», – диде Зөфәр Гаязов.

Ул башкалада бүләк дүрт локациядә җыелачагын әйтте. «Милли уен коралларында уйнап, милли җырлар башкарып, матур атларда Кремльгә керергә ниятлиләр. Рөстәм Миңнеханов бу проектка кушыла – аннан бүләк алачакбыз. Казан Кремлендәге предприятиеләр, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе дә катнаша. Спас манарасы аша чыгып, мэр Илсур Метшиннан бүләк алырга ниятлибез. Аннары ат арбасы Бауман, Пушкин урамы буйлап барачак. Камал театры янында Кабан күле буенда да бүләк җыю барачак», – диде Гаязов.

Икенче локация – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында. Анда Министрлар Кабинетыннан, Бөтендөнья татар конгрессы, республика парламенты, Мәдәният министрлыгы, опера театрының үзеннән, Ирек мәйданындагы предприятиеләрдән бүләк җыю ниятләнә.

Өченче локация – «Туган авылым» комплексы.

Дүренче локация – Иске татар бистәсе. «Каюм Насыйри урамы буйлап, «Иске шәһәр» префектурасы белән берлектә, 12.30 да Камал театрында булырга ниялиләр. Төп концерт 13 сәгатьтә. «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек күрсәтелеп, Сабан туена бүләккә зәңгәр шәл тапшырылачак. Кем катнашырга тели, теләсә нинди бүләккә шат булачакбыз», – дип әйтте Зөфәр Гаязов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*