tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә Сабан туенда Тинчурин театры командасы автомобиль алды
Минзәлә Сабан туенда Тинчурин театры командасы автомобиль алды

Минзәлә Сабан туенда Тинчурин театры командасы автомобиль алды

Татарстандагы 10 дәүләт театрлары артистлары бүген Минзәләдә узган 14нче театраль Сабантуйда очрашып үзара көч сынашты. Әлеге бәйрәм чарасы Татарстан Президенты ярдәме белән, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Минзәлә театры, район җитәкчелеге ярдәме белән оештырылды.

Минзәләлеләр кунакларны бик җылы каршы алды. Мәйдан башында ук төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын, аш-су ризыкларын чагылдырган йортларны артистлар кызыксынып карады. Республика күләмендә танылган, барыбызга да төрле спектакльләр аша таныш булган театр артистлары төркем-төркем мәйдан түренә узды.

Бәйрәм, гадәттәгечә, театраль күренеш белән башланып китте. Кунакларны район башлыгы Айдар Салахов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сәламләде. Сабантуй флагын узган елгы Театраль Сабантуйның абсолют көрәш батыры, Минзәлә театры артисты Нәфис Гайнуллин күтәрде.

Театраль Сабан туе гадәтиеннән ким булмады. Артистлар быел 13 төрле ярышта үзләрен сынап карады. Башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк – машина Сабан туе батырына түгел, ә ярышларда иң күп балл җыйган театрга бирелде.

Гадәти Сабантуйлардан аермалы буларак, театраль Сабаунтуйда «Бию марафоны» дигән ярыш бар. Бу ярышны да халык бик яратып тамаша кылды. Сабантуйга килгән ун театрдан бер пар – егет белән кыз сәхнә түрендә берьюлы төрле бию башкарды. Минзәлә командасын театр директоры Илнур Гайниев белән артистка Зөлфирә Гәрәева тәкъдим итте һәм Тинчурин театры артистларыннан азга гына калышып, 2 нче урынга лаек булды.

Артистлар арасында да оста итеп көрәшүче батыр егетләр булуы тамашачыларны шаккатырды. Быел Минзәлә театрыннан артист Илназ Хисматуллин көрәште. Һәм 90 кг авырлыгындагы көндәшләрен аркаларына салып, 1 нче урынга чыкты. Абсолют батыр исеменә дә Илназ белән Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Муса Камалов көрәште. Нәтиҗәдә, төп бүләк – тәкәгә Казан артисты Муса лаек булды.

Бәйрәм ахырында барлык уеннар буенча гомуми баллны санадылар. 15 очко җыеп, 3нче урынга Г.Камал театры чыкты. 16 шар балл җыеп 2 нче урынны ике команда – Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры һәм Минзәлә театры алды. 18 балл җыеп 1нче урынга К.Тинчурин театры командасы чыкты һәм «Лада-Веста» автомобиле белән бүләкләнде.

Дифиза Нуриева

menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*