tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие “Кузбасс оешуның 300 еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнде
Татарстан мөфтие “Кузбасс оешуның 300 еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнде

Татарстан мөфтие “Кузбасс оешуның 300 еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнде

Бүген, зөлкагъдә аеның 29нчы көнендә (28нче июньдә), Кемерово шәһәрендә узучы “Себер өчен Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның тарихи әһәмияте” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кузбасс оешуның 300 еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнде. Әлеге мәртәбәле бүләкне Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев тапшырды. Мөфти хәзрәткә юбилей медале Россиядә ислам үсешенә һәм җәмгыятьтә динара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга зур өлеш кертүе өчен бирелде.

Губернатор кулыннан әлеге бүләккә шулай ук Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, шулай ук Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов лаек булды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*