tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак

Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы 2022 елның август-сентябрь айларында узачак. Конкурсның оештыру комитеты эше турында Дәүләт Думасында Россия халыклары телләрен саклау буенча түгәрәк өстәлдә РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева хәбәр итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.

«Бу бәйге «Россиянең иң яхшы укытучысы» һәм «Россиянең иң яхшы тәрбиячесе» кебек дәрәҗәле конкурслар сафында булыр», – диде Анна Тимофеева.

Конкурсны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*