tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабан күле буенда «Мулла» фильмын күрсәтәләр
Кабан күле буенда «Мулла» фильмын күрсәтәләр

Кабан күле буенда «Мулла» фильмын күрсәтәләр

Иртәгә Кабан күле ярында – Зәйни Солтан скверында Рамил Фазлыевның «Мулла» фильмын ачык һавада карарга мөмкин.

«Фильм Корбан бәйрәме уңаеннан күрсәтелә. Кинокартина татар телендә трансляцияләнә. Рус телендә субтитрлар булачак. 21.00 сәгатьтә башлана», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге.

  • Фильм Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча Әтнә районында төшерелгән. Биредә рольләрнең берсен Марат Башаров башкарды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*