tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Педагогик осталык күрсәтүчеләр
Педагогик осталык күрсәтүчеләр

Педагогик осталык күрсәтүчеләр

Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дүрт елга бер уза торган Бөтенроссия съездында катнаштылар. Анда Татарстаннан һәм илебезнең 26 төбәгеннән 423 делегат килгән иде.

Казан һәрвакыт барлык чараларны да җиренә җиткереп, мәдәни-ял турында да уйлап оештыра. Укытучыларга да иң элек Казан буйлап экскурсия үткәрелде. Аннары «Авторучка» кинофильмы тәкъдим ителде. Икенче көнне шәһәрнең мәгариф оешмалары эш тәҗрибәсе белән таныштылар, педагогик остаханәләр, презентацияләр, тренинглар, мастер-класслар узды.

– Казанга татар теле укытучылары съездына беренче мәртәбә баруым булды. Илебезнең иң яхшы татар теле укытучылары белән очрашуы үзе бер бәхет, бәйрәм. Секцияләрдә эшләгән көнебездә бик кирәкле мастер-классларда катнаштык. Балалар бакчаларында яңа технологияләр кулланып Татарстанда нәни балаларны татар теленә өйрәтүне күрсәттеләр. Монда интернет технологияләре, халкыбызның гореф-гадәтләре, тарихы, телебез бәйләнештә алып барыла.

Хәзерге көндә балаларга патриотик тәрбия бирү мәктәпләрдә кирәкле бер юнәлеш. Моның турында Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры сөйләде һәм мәктәптә музей булдыру турында мастер-класс күрсәтте. Мондый эш турында әле үз коллективымда да сөйләрмен дип уйлыйм, чөнки безнең мәктәптә дә музей бүлмәсе кирәк, бу юнәлештә эш алып барыла.

Шулай ук ата-аналар белән бергәләп тәрбия эшен алып бару, татар теле буенча укучыларны олимпиадага эзерләү, укытучыларны класстан тыш эшләрдә актив катнаштыру, кино аркылы тәрбия бирү серләрен өйрәндек. Һәр делегат үзенә кирәкле һәм файдалы мәгълүматны алып кайтты һәм киләчәктә эшендә кулланыр дип уйлыйм, – дип сөйләде съезд делегаты, Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова.

Съезд эшендә Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов та булдылар. Рөстәм Нургали улы өлкәбезнең танылган укытучысы – Вагай районының Зареченск урта мәктәбе филиалы Казанлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Зимагуловага «Татарстанның атказанган укытучысы» исемен алганлыкка таныклык һәм медаль тапшырды.

Асия Юрис кызы – зур педагогик тәҗрибәле укытучы. «Туган тел, әдәбият, мәдәният, халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, традицион булмаган формалар һәм укыту методлары аша укучыларның танып-белү активлыгын, әхлакый сыйфатларын үстерү” темасы өстендә эшли.   Педагогик эшчәнлегендә төп максаты – иҗади, интеллектуаль яктан алга киткән, эстетик яктан мәдәни шәхес формалаштыру.

Эш системасының мөһим өлеше – халык педагогикасын куллану. Дәресләр, дәрестән тыш эш аша татар халык иҗатын өйрәнүне дә даими алып бара. Ул «Төмән төбәгенең әдәби картасы» (җирле шагыйрьләр, язучылар иҗатын өйрәнү, 5-8 сыйныфлар); «Кызыклы Әлифба» (1 сыйныф), «Татар халык иҗаты» (2-3 сыйныф) электрон курс программалары авторы.

Асия Юрис кызы типлаштырылган белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белгеч буларак үзенә карата югары таләпчәнлеге белән аерылып тора. Татар теле һәм әдәбияты кабинеты мәктәптә иң яхшысы дип табыла.

2002 елдан башлап татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли. Ул район, өлкә, төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда актив катнаша. Аның методик темаларына, стандарт булмаган дәресләргә һәм класстан тыш чараларга караган мәкаләләре даими рәвештә фәнни-методик җыентыкларда басылып тора. Асия ханым “Яңарыш”ыбызның да актив хәбәрчесе. Укучылары арасында да яшь хәбәрчеләр күп.

Даими рәвештә төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучылар өчен мастер-класслар, район, өлкә семинарларында, методик көннәрдә татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәресләр күрсәтүе турында да еш язабыз.

Үзенең яраткан педагогик эшчәнлегендә Асия Юрис кызы укыту һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә иреште. Бу укучыларның конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә ел саен җиңүләрендә дә чагыла. Хезмәт чорында ул район олимпиадаларында 33 җиңүче һәм 37 призер, өлкә олимпиадаларында 10 җиңүче һәм 17 призер, Бөтенроссия ярышларында 1 җиңүче һәм 13 призер, халыкара олимпиадада 4 дипломант һәм 9 катнашучы әзерләгән.

Укучылары «Таң йолдызы», «Гасырлар буе яшә, туган тел!» фестиваль-конкурслар җиңүчеләре. Рөстәм Төхвәтуллин Казан шәһәрендә узган төбәкара олимпиадада нәфис сүз буенча Гран-при иясе булды. Хәзер Казан дәүләт университетында татар теле бүлегендә белем ала.

Асия Зимагулова – 38 ел стажлы педагогик хезмәт ветераны, РФ гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Вагай районы татарларының милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, Төмән өлкәсе губернаторы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бар, өлкәдә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесе җиңүчесе, Бөтенроссия укытучылар мастер-классында призлы урын алучы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында катнашучы (Казан, 2014 ел), Бөтендөнья татар конгрессының медале иясе дә әле.

Ул – инициативалы, иҗади эшләүче, фән һәм мәдәният өлкәсендә белем һәм тәрбия процессларын оештыруда һәм камилләштерүдә, шулай ук укучыларны гамәли әзерләүдә, аларның иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерүдә зур уңышларга ирешкән укытучы. Асия Юрис кызы үз вазифаларына җаваплы караш, 28-11үз эшчәнлегендә методик осталык күрсәтүгә омтылу, төрле педагогик мәсьәләләрне хәл итүгә иҗади якын килү сәләте белән аерылып тора.

Укытучылар династиясенең (Галеевлар) 3 нче буын вәкиле, татар теле укытучысы булган әнисе Лариса Абдулла кызы эшен лаеклы, мактаулы рәвештә дәвам итә, сынатмый.

Югары исем алуы белән хөрмәтле хәбәрчебезне һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы тапшырылу уңаеннан Яркәү районының Яңа Кәешкүл урта мәктәбе укытучысы Ләйлә Абдразакованы чын күңелдән тәбриклибез, күтәренке күңел, эшләрендә уңышлар, балалар ихтирамын яулап хезмәт итүләрен телибез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*