tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Корбан гаете уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле мөселманнар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлыйм.

Идел Болгары дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең истәлекле 1100 еллыгында узучы Корбан гаете мөселманнар өчен икеләтә куанычлы вакыйга.

Барлык кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, күңел сафлыгы, җан тынычлыгы, бәхетле, бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.

Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, игелекле гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын.

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                          В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*