tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 70 укучы «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар театр студиясенә кастингта катнаштылар
70 укучы «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар театр студиясенә кастингта катнаштылар

70 укучы «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар театр студиясенә кастингта катнаштылар

Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» балалар театр студиясенә икенче кастинг узды. Анда Казаннан һәм Татарстанның Биектау районыннан 9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 70 ләп укучы катнашты.

Кастингта катнашучылар үзләренең талантларын күрсәттеләр – җырладылар, музыка уен коралларында уйнадылар, әдәби әсәрләр укыдылар һәм биеделәр, шулай ук жюри әгъзалары биремнәрен үтәделәр. Бу көнне балаларның вокал буенча сәләтләренә һәм хореографиягә аерым игътибар бирелде. Кастингта катнашучыларга Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары, Г.Камал исемендәге театр актерлары Миләүшә Шәйхетдинова һәм Алмаз Сабирҗанов, «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы буенча студия остазы Алия Фәйзрахманова бәя бирде, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

150 бала катнашкан ике сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча, 33 бала Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында һәм 21 бала «Чулпан» мәдәни үзәгендә шөгыльләнү өчен сайлап алыначак.

Исегезгә төшерәбез, беренче «Апуш» балалар театр студиясе Казанда 2022 елның февралендә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ачылды. Ул вакытта сайлап алу турында 100 катнашучыдан 30 баланы алдылар. Татар телендәге программа актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле һәм сәхнә хәрәкәте дәресләрен үз эченә алды. Студия эше, нигездә, укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуга һәм милли мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук «Апуш» яшь башкаручыларга үз сәләтләрен ачарга ярдәм итә.

Июнь аенда халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында шәһәр Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та бар иде.

Бу уку елында Казанда «Апуш» балалар татар театр студиясе – Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында һәм «Чулпан» мәдәни үзәгендә ачылачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*