tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада 7нче мәктәптә һәм Көньяк шәһәр микрорайонында татар теле дәресләре дәвам итә
Самарада 7нче мәктәптә һәм Көньяк шәһәр микрорайонында татар теле дәресләре дәвам итә

Самарада 7нче мәктәптә һәм Көньяк шәһәр микрорайонында татар теле дәресләре дәвам итә

Самараның «Көньяк шәһәр» мәгариф үзәгендә һәм Крутые Ключи микрорайонында РФ Герое М.Т. Калашников исемендәге 7нче мәктәптә татар теле дәресләре оештырыла. «Самара татарлары» сайты шул турыда хәбәр итә.

6 октябрьдә Самараның «Дуслык» төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев һәм вице-президент Минәхмәт Хәлиуллов «Туган тел» Самара өлкә татар оешмасы директоры Гүзәл Рамазанова белән очрашты

Алар «Көньяк шәһәр» мәгариф үзәгендә һәм Крутые Ключи микрорайонында РФ Герое М.Т. Калашников исемендәге 7нче мәктәптә татар теле буенча дәрестән тыш укулар үткәрү турында сөйләште. 7нче мәктәптә һәм Көньяк шәһәр микрорайонында татар теле буенча дәрестән тыш эшчәнлек янә җайга салынган.

Искәртеп узабыз, «Дуслык» оешмасы башта ук татар телен өйрәнү буенча өстәмә дәресләр кертү эшендә катнашты. «Бик күп эш башкарылды. Без бу теманы дәвам итәбез һәм без дөрес юлда дип саныйм», – дип сөйли Минәхмәт Хәлиуллов.

Өстәмә фольклор дәресләре турында фикер алыштылар – балалар тел һәм мәдәниятне генә түгел, халык биюләрен һәм җырларын да белергә тиеш. Халыклар дуслыгы паркына Этномәдәни комплекска бару планлаштырылган. Укучыларның Яңа ел алдыннан «Сәламәтлек көне» спорт чарасында «Яктылык» мәктәбе белән концерт программасында катнашу мөмкинлеге каралды.

Очрашу нәтиҗәсендә Гүзәл Рамазанова укытучыларның эшен координацияләргә, ә «Дуслык» оешмасы элеккечә үк иганә ярдәме күрсәтергә, оештыру моментлары белән шөгыльләнергә: уку әсбаплары белән тәэмин итәргә, Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итәргә, педагогларның квалификациясен күтәрерү турында килеште.

Киләсе киңәйтелгән җыелышта 7нче һәм Көньяк шәһәр микрорайоны мәктәпләренең дәрестән тыш белем бирүче укытучылар белән берлектә чаралар планы төзеләчәк, барлык моментлар, нюанслар һәм проблемалар каралачак, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*