tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев химия фәннәре докторы Зинфәр Исмәгыйлев белән очрашты
Васил Шәйхразыев химия фәннәре докторы Зинфәр Исмәгыйлев белән очрашты

Васил Шәйхразыев химия фәннәре докторы Зинфәр Исмәгыйлев белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерова шәһәренә эш сәфәре кысаларында Россия Фәннәр академиясе Күмер һәм күмер химиясе Федераль үзәгендә булды.

Биредә ул химик-технолог, химия фәннәре докторы, Күмер химиясе һәм химия материаллары белеме институты директоры Зинфәр Исмәгыйлев белән очрашты. Зинфәр Ришат улы кунакларны Россия Фәннәр академиясе Күмер һәм күмер химиясе Федераль үзәге, Күмер химиясе һәм химия материаллары белеме институты эшчәнлеге белән таныштырды.

Зинфәр Исмәгыйлев күп еллар дәвамында гетероген катализы, нефть һәм күмер химиясе,  функциональ наноматериаллар һәм сәнәгать экологиясе өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә. Ул шулай ук 1200дән артык фәнни хезмәт авторы,Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең 170тән артык авторлык таныклыгы һәм патентлары авторы һәм соавторы булып тора. Аның җитәкчелегендә 29 кандидатлык һәм 6 докторлык диссертациясе якланган.

2022 елның 13 октябрендә  Мәскәүдә Россиянең иң зур халыкара фәнни бүләге – “Глобаль энергия” премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге чарада Зинфәр Исмәгыйлев «Традицион энергетика» номинациясендә углерод материаллар химиясе, гетероген катализ һәм климат үзгәрү белән көрәшүгә фундаменталь өлеш кертү өчен олы бүләккә лаек булды.

Күмер химиясе һәм химия материаллары белеме институты директоры 700 еллык педагогик стажы булган Башкортстан укытучылар династиясеннән. Аның әтисе Ришат Салих улы Исмәгыйлевнең белем бирү өлкәсендә күп уңышлары билгеле. Ул СССР Фәннәр академиясе башкорт филиалының Биология институты белән берлектә мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм колхоз кырларында тәҗрибәләр уздыруда катнаша,өбәкне өйрәнүгә, фәнни-педагогик темаларга багышланган китаплар яза.

2020 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ришат Исмәгыйлев белән очрашкан иде. Ришат Салих улы шул ук  елның апрелендә 100 яшен билгеләп үтте,  3 сентябрендә бакыйлыкка күчте.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев Зинфәр Исмәгыйлевка БТК исеменнән оешманың эмблемасы төшкән сәгать, “Татар дөньясы” һәм “Татар халык ашлары” китапларын бүләк итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*