tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кемерово шәһәрендә “Анатолий Михайлович Терехов исемендәге 21 гимназия”дә булды
Милли Шура рәисе  Кемерово шәһәрендә “Анатолий Михайлович Терехов исемендәге 21 гимназия”дә булды

Милли Шура рәисе Кемерово шәһәрендә “Анатолий Михайлович Терехов исемендәге 21 гимназия”дә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәр белән килде.

Бүген ул “Анатолий Михайлович Терехов исемендәге 21 гимназия” эшчәнлеге белән танышты.

Анатолий Михайлович Терехов – тыл ветераны һәм фронтовик. Сугышчан казанышлары өчен Анатолий Михайлович Терехов Кызыл Йолдыз, “Батырлык  өчен” медале, “Кенигсбергны алган өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен”  медальләре белән бүләкләнә. Анатолий Михайлович яшь буын белән очрашырга, сугыш турында сөйләргә һәм  тарих дәресләре вакытында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә ярата. Башлангыч мәктәп корпусы янында ветеран, укытучылар белән берлектә,  ундүрт кедр үсентесе утырткан. Әлеге аллея хәзерге вакытта патриотик чаралар үткәрүнең даими урыны булып тора, биредә ата-аналар ярдәме белән  истәлекле таш урнаштырылды.

Өч ел элек 21 гимназия музеена Анатолий Михайлович Терехов исеме бирелде. Биредә аның  шәхси архивтан фоторәсемнәре, танкист шлемы саклана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*