tatruen
Баш бит / Яңалыклар / KAGEM үзәге вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштылар
KAGEM үзәге вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштылар

KAGEM үзәге вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштылар

2022 елның 14-15 ноябрь көннәрендә Казанга KAGEM Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре үзәге вәкилләре эшлекле сәфәр белән килде. Әлеге делегациянең төп максаты – традицион гаилә мөнәсәбәтләре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.

Бүген, 15 нче ноябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында делегация белән очрашу узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма коминеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татарстан мөслимәләр берлеге вәкилләре, Халыкара мөнәсәбәтләр институтында төрек теле һәм мәдәниятен өйрәнүче студентлар һ.б. катнаштылар.

Данис Шакиров килгән кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул оешманың эшчәнлеге, Россия Федерациясенең регионнары белән берлектә уздырыла торган чаралар һәм проектлар турында сөйләде. Кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Төркиянең KAGEM Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре үзәге директоры  Фатма Харал Эфе үз чыгышында үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды:

– Мин барыгызны да Төркиянең Дин эшләре министры исеменнән сәламлим. Татарстанга килүемә һәм сезнең белән күрешүемә мин чиксез шатмын. Араларыбыз ерак булуга карамастан, безнең арада рухи бәйләнеш бар. Төркия – Татарстанның якын дусты. Безнең Үзәгебез ялгыз хатын-кызларга, өлкән яшьтәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә, шул өлкәдә төрле проектларны чынга ашыра. Бездә “профессиональ волонтер” төшенчәсе бар. Алар Төркия мөселманнары Диния нәзарәте фонды базасында белем алалар. Без эшчәнлегебезне Төркиянең 81 шәһәрендә һәм башка илләрдә дә алып барабыз. Мөселман оешмалары вәкиле булу һәм шул оешмаларда төрле проектларны җитәкләү – минем өчен зур горурлык, – дип сөйләде ул чыгышында.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. Йолаларны, гореф-гадәтләрне кайтару өлкәсендә, дини өлкәдә, ятим әниләргә, балаларга, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән проектлар турында сөйләде. Шулай ук ул “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге Төркиянең  Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре үзәге эшчәнлеге белән тәңгәл булуын да искәртеп үтте.

Шулай ук “Татар гаиләсе” фонды Миләүшә Гайфуллина, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина да үз оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләделәр.

KAGEM Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре үзәге әгъзасы, сәнгать белгече Семра Ата Халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем алучы студентларга Осман сәнгате буенча мастер-класс үткәрде.

Эшлекле сәфәр кысаларында делегация Казан, Изге Болгар шәһәрләрендә һәм “Ярдәм” мәчетендә экскурсиядә булдыралар. Шулай ук алар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин , Төркия консулы белән очраштылар. Сәфәр Шәрык клубына экскурсия белән тәмамланачак.

Әлеге очрашу Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*