tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елның җәендә Кырымда Җәмигъ мәчете ачыла
Киләсе елның җәендә Кырымда Җәмигъ мәчете ачыла

Киләсе елның җәендә Кырымда Җәмигъ мәчете ачыла

Симферополь Җәмигъ мәчете 85 процентка төзелеп беткән. Бу хакта генераль подрядчының баш инженерына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Кырымның төп мәчете 2023 елның җәендә ачылачак дип көтелә.

Искәртик, августта мәчет төзелеше урынында территорияне төзекләндерү эшләре алып барылды, бинада эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарыла иде. Бу хакта республикага эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Кырым башлыгы Сергей Аксенов сөйләде.

Искәртик, Татарстан җитәкчесе төбәк башлыгы белән генә түгел, Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Эмирали Аблаев белән дә очрашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*