tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шураcы каршында яңа комитетлар төзелде
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шураcы каршында яңа комитетлар төзелде

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шураcы каршында яңа комитетлар төзелде

Бүген Казанда XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының кысаларында Милли Шура әгъзалары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы башланды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үзенең чыгышы вакытында оешмадагы структур үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде:

-Бүгенге көндә Дини оешмалар эшен координацияләү өчен җаваплы хезмәткәр булып Баязит Зәйдуллин санала. Cпорт юнәлешен – Зөфәр Вәлиәхмәтов, төбәктәге массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшне Булат Ибраһим алып бара.

Данис Шакиров шулай ук алдынгы татар авылларының тормышын өйрәнеп, аларның уңай тәҗрибәсен тарату максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы «Уңышка ирешкән татар авыллары» дигән проектны гамәлгә ашыра башлаганын әйтте. Илебезнең татар авылларының көнкүрешен өйрәнү юнәлешен журналист Рәшит Минһаҗев алып бара.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 75 әгъзаны түбәндәге 7 комитетка бүленгәнен әйтте:

  1. Милли мәгариф һәм фән (җитәкче – Дания Заһидуллина);
  2. Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (җитәкче – Ркаил Зәйдуллин);
  3. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат мохите (җитәкче – Илшат Әминов);
  4. Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру (җитәкче – Ринат Насыйров);
  5. Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр, (җитәкче – Данис Шакиров);
  6. Татар дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү төркеме (җитәкче – Рәфыйк Мөхәммәтшин);
  7. Татар тарихы һәм заман (җитәкче – Дамир Исхаков).

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*