tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Бюросы барлыкка килде
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Бюросы барлыкка килде

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Бюросы барлыкка килде

Казанда XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының икенче көне башланды. Бүген биредә Милли Шура әгъзалары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы уза.

Бүген биредә беренче тапкыр Милли Шура бюросы да барлыкка килде. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шура утырышлары елына ике тапкыр булырга тиеш диеп белдерде. Кирәк очракларда ул ешрак та җыелу чараларын күрербез диде. Ә инде бюро елына 4 тапкыр җыелып, буласы проектлар һәм чаралар турында фикер алышачак, мөһим мәсьәләләр каралачак.

Бюро 15 Милли Шура әгъзасын берләштерә. Утырышта кандидатлар исемлеге тәкъдим ителде. Нигездә исемлек хупланды. Бер атна дәвамында тәкъдимнәр кабул ителәчәк.

1.

 

ШӘЙХРАЗЫЕВ

Васил Габтелгаяз улы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе
2. ШАКИРОВ

Данис Фәнис улы

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең  беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе
3. ЗАҺИДУЛЛИНА

Дания Фатыйх кызы

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты
4. КӘРИМОВ

Тәуфыйк Әкрам улы

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, «Казакъстан татарлары һәм башкортлары» Республика иҗтимагый берләшмәсенең Идарә рәисе

(Астана, Казакъстан)

5. ӘМИНОВ

Илшат Юныс улы

«Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
6. ДӘҮЛӘТОВ

Илдус Ядъкәр улы

Ырынбур өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе
7. ДӘҮЛӘТШИН

Альфред    Әмир улы

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле
8. ЗӘЙДУЛЛИН

Ркаил Рафаил улы

Шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
9. ИСХАКОВ

Дамир Мәүләви улы

Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире
10. КАНЮКАЕВ

Фәхретдин Бәдретдин улы

«Дуслык» Самара Региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты
11. МӨХӘММӘТШИН

Рәфыйк Мөхәммәтша улы

Россия ислам институты ректоры
12. НАСЫЙРОВ

Ринат Хәмзә улы

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле
13. ӘХМӘТОВ Марат Готыф улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары
14. ФӘЙЗРАХМАНОВ

Айрат Шамил улы

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының  Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе,

тарих фәннәре кандидаты

15. ХӘМИДУЛЛИНА

Камәрия Зиннур кызы

Татарстан Республикасының Халык укытучысы, жәмәгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*