tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Янгында зыян күргән Йолдыз авылы татарларына Казан халкы ярдәм җыя
Янгында зыян күргән Йолдыз авылы  татарларына Казан халкы ярдәм җыя

Янгында зыян күргән Йолдыз авылы татарларына Казан халкы ярдәм җыя

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет бинасында Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы  халкына ярдәм итү өчен төзелгән штабка бер көн эчендә Казан халкы күпләп азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, өй җиһазлары һәм башка әйберләр алып килде. Шулай ук, миллион сум тирәсе акча җыелды. 10 май  көнне Эчкен татарларына матди ярдәм җыю өчен махсус счет та ачылачак һәм акча шушы счетка күчәчәк.  Башка  төбәкләрдә яшәүчеләр дә Йолдыз авылында фаҗигага юлыккан милләттәшләребезгә ярдәм кулын сузырга тырыша. 

Янгын күргән авылда яшәүчеләрнең кирәкле әйберләр үзгәреп тора. Анда җирле татар оешмалары җитәкчеләре җиткергәнчә, хәзергә җитәрлек дәрәҗәдә киемнәр бар, моңарчы җыелганы килә икән, урнаштырып торырбыз  диләр. Раскладушка, мендәр, юрганнар да хәзергә хәл ителгән.

Хәзергә беренче чиратта кирәкле әйберләр:

1. Төзелеш материаллары. Профнастил , кровельный тимерләр, шөрепләр, шөреп боргычлар, кадаклар…

2. Төзелеш өчен кирәкле агач материаллар

3. Хуҗалыклар өчен кирәкле кораллар: көрәк (төрлесе), балта, сәнәк һәм чиләкләр, кисмәкләр кебек хуҗалык савыт-сабалары

4. Тиз бозылмый торган  торган ризыклар…

Бөтендөнья татар конгрессы бинасыннан гуманитар ярдәм төялгән машина иртәгә юлга кузгалачак. 

Ярдәмне Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына алып килергә мөмкин.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*