tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урыссуда Россиякүләм Коръән бәйгесе узды
Урыссуда Россиякүләм Коръән бәйгесе узды

Урыссуда Россиякүләм Коръән бәйгесе узды

Кичә, шәүвәл аеның 24нче көнендә (14нче майда), Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге конкурс һәр елдагыча Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән оештырылды.

Бәйгенең беренче көнендә 60 катнашучы сайлап алу турында көч сынашты. Кичә исә иртәдән Урыссу бистәсе Мәдәният йортында финалга чыккан 28 кыз 4 номинация буенча ярышты.

Һәр номинациядә 7шәр катнашучы үз белемнәрен түбәндәге номинацияләр буенча мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты:

1. Коръәннең 3 (28, 29, 30) җүзен яттан белү.

2. Коръәннең 5 (26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү.

3. Коръәннең 7 (24, 25, 26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү.

4. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Быел катнашучыларның географиясе киңәйде, Татарстан һәм күрше Башкортстан район-шәһәрләреннән тыш, хатын-кызлар шулай ук Уфа, Магнитогорск, Чиләбе шәһәрләреннән, Мәскәү һәм Пенза өлкәләреннән килде. Катнашучылар һәм аларны озата килүчеләр бушлай туклану һәм кунакханә белән тәэмин ителде. Иң яшь катнашучыга – 8, иң олысына – 38 яшь иде.

Конкурсның тантаналы ачылышында барлык катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе Аяз Шәфигуллин, Болгар ислам академиясе мөгаллиме, ислам фәннәре докторы, Коръән-хафиз Саиф Али Әл-Асри сәламләде. Чыгыш ясаучылар “Сезнең арагызда иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнүчеләр һәм аны башкаларны өйрәтүчеләр” дигән хәдисне искә төшерде, Коръәннең бөек китап булуын ассызыклап узды.

Ун кыйраәт буенча иҗазәткә ия Кәүкәб әл-Асри, Коръән ятлау үзәге мөгаллимәләре Әлфия Зиннәтуллина, Лена Закирова, Фирүзә Абдуллаева жюри буларак үз бәяләрен бирделәр һәм җиңүчеләрне ачыкладылар.

“Коръәнне тулысынча яттан белү” номинациясендә Тукай муниципаль районы “Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем бирү укучысы 16 яшьлек Айсылу Хаҗиева лаек булды һәм ул гомрәгә юллама белән бүләкләнде. Номинациянең 2нче урынына Гөлрухсор Сәфәрова (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе), 3нче урынына Наилә Әминова (Уфа) лаек булдылар.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*